ГӨРЕЛДӘВЕК с. 1. Гөрелдәп ишетелгән. Кайгыдан кара көеп чыккан Рәйхананы чакырып кертте дә, тантанасын яшерә алмыйча, гөрелдәвек тавыш белән боерык бирде: ---. З.Зәйнуллин. Шулчак гүя дә күк күкрәде, гүя дә янгын оясына су шәлкеме бөркелде: Әнфиснең --- гөрелдәвек калын тавышы яңгырап китте. Д.Булатова

2. и. мәгъ. Гөрелдәп ишетелгән тавыш. Ләкин бу барып чыкмады, ниндидер хәтәр гөрелдәвек аны сискәнеп уянырга мәҗбүр итте. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә