ГӨРЕҖДӘ и. рус Сөтчел гөмбәләр ыруыннан, каен яки нарат урманнарында төркем-төркем булып үсә торган, киң ак эшләпәле, бераз лайлалы һәм йөнтәс, ашарга яраклы гөмбә; нарат гөмбәсе; русчасы: груздь. --- ул поты-поты белән бал бирә торган юкәлекләр дисеңме, ул гөреҗдәләр чәчелеп үсә торган каенлы аланнарын әйтәсеңме ---, һәммәсе – муллык-саулык чыганагы! А.Гыйләҗев. Ул келәт базында август уртасында ук тозлап куйган гөреҗдә гөмбәләрен исенә төшерде. Ә.Гаффар |