ГӨРӘНКӘ и. рус иск. Фунт, бер кадакка тигез булган (405 гр.) авырлык үлчәү берәмлеге. Бүген тоз алган кешеләр, тоз хакын оныта күрмәгез. Ике гөрәнкә тоз – бер пот арыш. Ю.Әминов. Кызым, алай да һай каты кеше Әхмәт бай, ике ишек төзәткәнгә барысы кырык биш тиен бирде; ярты гөрәнкә вак кадак та үзем алдым әле, барсына – кырык биш тиен. Ф.Халиди. Бер каз, бер кадак май, бер гөрәнкә язгы йон алып килгәнен белгәч, күрәзәче агай, батырның анасына карап, авызын ерды. Р.Батулла

Гөрәнкәсе җиңел Тулы түгел, акылга зәгыйфь, тинтәк



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә