ГӨПЕЛДӘТҮ ф. 1) «Гөп» иткән тавыш чыгару 2) Егу, аудару 3) Авыр әйбер белән яки кул белән нык бәргәләү, гөп-гөп сугу. --- Гераклныкыдай тыгыз беләкле бер түтәй уттай кояш астында, кәйлә белән гөпелдәтеп, иске асфальт вата. Ф.Баттал 4) Каты кыйнау 5) Утлы коралдан ату. Байкучатов сорау-фәлән бирмәде, унатарын чыгарды да, сынатмаска тырышып, бер-бер артлы өч мәртәбә гөпелдәтте. Т.Әйди 6) Атып үтерү. Егет --- имәннәр тирәсендә әйләнде. – Киссеннәр генә! Мин аларны мылтыктан гөпелдәтәм. Ант мәгәр! Н.Гыйматдинова. Монда арттан гөпелдәтәләр, кардәш, шуны исегездә нык тотыгыз. Т.Әйди |