ГӨНҖӘЛӘ и. 1) Эрләр өчен әзерләнеп куелган, эрләгәндә, кабага бәйләнә торган йон яки сүс төргәге; көнҗәлә. Иртән эшкә киткәндә, сумкасына бер гөнҗәлә йон да тыкты [Тәнзилә]. Р.Төхфәтуллин 2) диал. Дала һәм чүлләрдә таралган, шарсыман формадагы, орлыгы өлгергәндә тамырыннан аерылып, тәгәрәп йөри торган үлән үсемлек; өермә үләне, дүңгәләк; русчасы: перекати-поле |