ГӨНАҺЫ и. фар. сөйл. к. гөнаһ. Бер гөнаһысы юк иде бичараның... Минем урынга кара кабергә ятты... А.Гыйләҗев. Андый кешеләрнең сүзе кайда да үтә, гөнаһысы килеп чыкса да, күпертмиләр. Х.Камалов. Гөнаһысыннан куркам. Кешенең тиене дә кирәк түгел. В.Нуруллин

Гөнаһысына керә алмыйм (кермим, кермик) «Төп-төгәл белмим», «ышанып әйтә алмыйм», «нигезсез фараз итәсем килми» мәгънәсендә. – Юк, Әнәс дус, гөнаһысына кермик, ашамыйм, – диде Миша да. Ә.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә