ГӨНАҺСЫЗЛЫК и. 1) Дин, шәригать алдында пакь булу халәте 2) Берәр гамәлдә гаебе булмау, намусы чиста булу. --- Нәркис аңа шундый саф, беркатлы итеп, һәр сүзенә инангандай карап утыра иде ки, Алтынчәч аның гөнаһсызлыгына сүзсез дә ышанды. М.Маликова. --- ул [Арсланов] менә хәзер дә үзенең гөнаһсызлыгы, турылыгы, гаделлеге белән аларның бөтенесеннән дә өстен тора. Ф.Садриев |