ГӨНАҺСЫЗ с. 1. 1) Дин һәм шәригать күзлегеннән бер гөнаһы да булмаган 2) Гаебе булмаган, гаеп эшләмәгән 3) күч. Кимчелеге, җитешсезлеге булмаган, әйбәт 2. рәв. мәгъ. 1) Бер гаебе дә булмый торып, хаксыз рәвештә. Бик күп яхшы кешеләр гөнаһсыз рәвештә шәхес культының корбаны булдылар. И.Салахов 2) Гөнаһ кылмыйча; хаталанмыйча. Бу гөнаһлы Дөньяда гел генә дә гөнаһсыз яшәү үзе, бәлки, гөнаһтыр... Р.Фәйзуллин |