ГӨМБӘЛЕК и. 1) Гөмбә (2 мәгъ.) күп үсә торган, гөмбәгә бай урын 2) к. гөмбәлек җебе. Эшләпәле һәр гөмбә гөмбәлек (грибница) һәм гөмбәнең җир өсте өлеше булган үрчү органыннан (плодовое тело) тора. Биология. [Яфрак гөмбәчеге] Үзагачны тишеп чыгучы гөмбәлектән (мицелий) һәм агач кайрысы өстендә сузынкы-цилиндрсыман яки тояксыман утырма эшләпәләр булып киткән мәшкәктән тора. Урман аптекасы |