ГӨМБӘЗ и. 1) Ярымшар формасында эшләнгән кабарынкы түбә; купол. Чиркәүләр дәшми. Аларның иске гөмбәзләре безгә карап, дәшмичә генә, безне сынап утыралар. М.Мәһдиев. Чиркәү гөмбәзләре шәйләнә. Өй түбәләре. А.Гыйләҗев. Ул [Таһир мунчасы] борынгы болгар мунчалары үрнәгендә төзелә, идәне җылытыла, гөмбәзләре биек ителә, бассейннары, фонтаннары була... Р.Мостафин 2) Берәр предметның ярымсфера формасындагы өлеше. Су асты кыңгыравын да кешеләр су үрмәкүченнән күчереп эшләгән булса кирәк. Бу «водолаз» су астында пәрәвездән гөмбәз ясый. Кызыклы ихтиология. Сакланып калган таныкламалардан күренгәнчә, юлның [җир асты юлының] өсте таш гөмбәз белән ныгытылган булган. Р.Мостафин 3) күч. Күк йөзенең һәр яктан күренеп торган ярымшар формасындагы офыктан өстәге өлеше; күк чатыры. Мин тургай булып гөмбәзнең үзәгенә очып мендем – күрдем: кояш батыш яктан илгә тузан тавы килә, бу – тәгаен, угыз явы. Р.Харис. Күк гөмбәзен ут-чыбыркы кыйный: уйный яшен ташы... Исә җил. Л.Лерон. Күк гөмбәзе чамасыз биек, йортлар-агачлар саф көмештән коелган, аяк асты – йомшак чыклы чирәм... А.Гыйләҗев |