ГӨМБӘ и. 1) Үсемлекләргә, хайваннарга яки аларның калдыкларына урнашып, споралар ярдәмендә үрчи торган, хлорофиллсыз түбән төзелешле үсемлекләр классының гомуми атамасы. Сапрофит гөмбәләр үле органик матдәләр белән туклана, паразит гөмбәләр тере организмнарда урнашалар һәм алар исәбенә тукланалар. Биология

2) Әлеге классның сапротрофлар бүлегенә караган, кеше һәм хайваннар өчен ашарга яраклы һәм агулы төрләргә бүленә торган үсемлекләрнең гомуми атамасы. Бермәлне шулай өч малай урманга гөмбәгә дип киттек. Э.Касыймов. Әкрен генә атлап бара идем, игътибарым былтыргы яфракларны төртеп чыккан биш тиеннән чак кына зуррак бер гөмбәгә төште. Н.Әхмәдиев. Ә урманнарда йөреп, чикләвек, төрле җиләкләр, гөмбә, дару үләннәре җыю, печән чабу үзләре генә дә ни тора?! Кызыклар дөньясында

3) Агач кәүсәсенә ябышып үсә торган каты үсенте, оры. --- дөньяга чиста, балалар күзе белән карый башлыйсың: онытылып яткан уй-хисләр яңара, карурманнар аклана, һәр агач, куак, һәр үлән, һәр кырмыска күче, кош оясы, агач гөмбәсе якын дустыңа әйләнә дә синең серләреңә күчә. Р.Вәлиев. Каты гөмбә белән йогышлануны булдырмас өчен, агачларны ботаклары сынудан һәм кабыклары бозылудан сакларга, ә гөмбәне агачтан аерып алырга һәм яндырырга кирәк. Биология

4) Кыяклы үсемлекләрне зарарлый торган авыру, кисәү авыруы. Төрле төрдәге кисәү гөмбәләре солы, арпа, тары, кукуруз, бодай һәм башка кыяклы икмәк культураларын зарарлый. Биология

5) Төрле үсемлекләрне, агачларны зарарлый торган авыруларның гомуми исеме. Мин тәҗрибә үткәреп маташканда, тышта көчле җил чыгып, тәрәзәне ачып җибәрде һәм пробиркаларга күгәрек гөмбәсе спораларын китереп салды. Кызыклар дөньясында. Бу гөмбә мамыксыман кунык рәвешендә еш кына икмәк, яшелчә, тирес (ат тиресе) өсләрендә була, беркадәр вакыттан соң ул кара төскә керә. Биология. Дару буларак, карагай гөмбәсенең мәшкәкләрен файдаланалар. Урман аптекасы

6) Үзагачны зарарлый торган авыру. Идән черек, стеналар юеш, почмакларда гөмбәләр үсә. К.Нәҗми

7) мед. Яшь балаларның авызындагы лайлалы катлау бозылу; сөт авыруы

8) күч. Яңгырдан яки кояштан ышыклау өчен ясалган гөмбә формасындагы корылма чатыр. Гөмбә-зонтикларның төсле материядән тартылган түбәләре киләсе җәйгә кадәр салдырылып алынган. Г.Тавлин

9) күч. мыск. Берәр эштә, ешрак фикер йөртүдә, аңлауда сүлпән булган кешегә карата әйтелгән хурлау сүзе. Шундый бул, акча үзе сине тапсын, гөмбә!.. Х.Камалов. Теге тинтәк гөмбә тыңлатырга теләми инде безгә Лондонны! Т.Әйди

Гөмбә баш кимс. Аңсыз, ахмак. «Бераз ял итеп алу комачауламас иде», – дигән була. Дипломат, янәсе, гөмбә баш. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә