ГӨМАНЛА’У I ф. Гөман итү, нәрсәнеңдер ничек буласын алдан чамалау. Әйтерсең чал чәчле абзый сөйләгәннәрне ул, чагыштырмача яшь егет, инде мең ел элек белгән, ишеткән яки гөманлаган гына түгел, үткәндәге шанлы вә шомлы вакыйгаларда катнашкан, карап торган. Ф.Сафин Гөманлап карау Гөманларга тырышу. Хикәяләүче, ябылу сәбәпләрен гөманлап караса да, гүя дөреслекне белми. Р.Гали Гөманлап тору Әледән-әле, гел яки хәзерге моментта гөманлау. Мәскәү матбугаты, Татарстан Югары Советының кайбер депутатлары шундый референдум үткәрү кан коюга китерәчәк дип гөманлап торганда, бу адымга бару, беренче чиратта, Татарстан Президенты М. Шәймиевтән зур батырлык таләп итеп, үз өстенә гаять зур җаваплылык алу булды. Ватаным Татарстан Гөманлап утыру Әле, хәзерге вакытта гөманлау. Инде әбиләргә килгәндә, мөгаен, «Әмирҗанның хәләл җефете – Зәйтүнә Шәмсемөхәммәт кызы», «Минһаҗетдиннең хәләл җефете – Бәһиҗәтелҗинан Гарифулла кызы» дип дөресләп язарга кирәк булыр дип гөманлап утырам. Ватаным Татарстан |