ГӨМАН и. фар. иск. 1) Уй, фикер, фараз, юрау. Өйдән, фронттан берәр начар хәбәр алгандыр, мөгаен, дигән гөман башына килде. Х.Камалов. Кабанның үзен карст күлләре исәбенә кертәләр. Әмма --- бу, инде киңәйтелгән гөманга да сыймый торган бер факт бар әле. Р.Мостафин 2) Шик, шөбһә, икеләнү. Әй Идегәй, Идегәй, Юк гөманга син чумган, Туктамыштай олы хан – Аңа каршы кем торган? Дастан. Ушбу дөши билә күрдем, һич гөмансыз. Кыйссаи Йосыф. Минем дә күңелемдә ул вакыт әйтеп бетергесез юраулар, гөманнар, шикләр бөтерелде. А.Расих. Киләчәкне томан томалаган, Гөман һәм шик сарган үткәннәрне. Р.Зәйдулла |