ГӨЛЧӘЧӘК и. 1) Роза. Монда мәңге җәй, җылы көн, гөлчәчәк мәңге ата. С.Сүнчәләй. Сукмакның ике ягына ике рәт тезелгән купшы гөлчәчәкләр исә, үз бәяләрен бик белеп, назлы елмаялар сыман. Ш.Рәкыйпов. Гөлчәчәккә якын барсам, Чәнечкесенә кадалсам, Гомерлек җәрәхәт алсам, Дәвачы да ул булырмы? Р.Гаташ

2) Гомумән, чәчәк ата торган гөл. Яшә шунда, гөлчәчәкләр утырт, бәрәңге, кишер! А.Гыйләҗев. Нур-җеп белән гөлчәчәкләр чигеп менә Кереп барам сөйгәнемнең күңеленә. Л.Лерон



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә