ГӨ’ЛТ ИТҮ ф. Кинәт ут һ.б.ш. кабынып, янып, яктырып, ялтырап китү. Гөлт итеп ут кабынгач, ул бераз күзләрен челт-челт йомды да як-ягына каранды. М.Маликова. Әллә күктә яшен гөлт итте, Әллә кызлар кашын сикертте: Өлгермәдем һични аңларга, Ялкын капты зәңгәр таңнарга. Ф.Яруллин. Малайлар буржуйка авызына консерв савыты белән солярка сибеп өлгерәләр һәм калай морҗадан гөлт итеп кисәк бүселеп чыккан каракучкыл ялкынлы төтенгә күмәкләшеп: «Һа-а!» – дип куаналар. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә