ГӨЛТ-ГӨЛТ иярт. Утның, яктылыкның әледән-әле янып, көчәеп, яктырып китүен белдерә. --- басуның күк белән тоташкан урынында, күк капусы ачылгандай гөлт-гөлт итеп, арыш камчылый: аҗаган уйный. М.Мәһдиев. Гөлт-гөлт итә басу артында аҗаган, җир йөзен серле, моңсу, җылы кич каплый... М.Мәһдиев. Көпшә очларында ялкын гөлт-гөлт кабынып куйганы күренеп кала. Х.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә