ГӨЛТ иярт. Утның, яктылыкның һ.б.ш. кинәт кабынып яки яктырып китүен белдерә. Таш каланың өсләрендә Гөлт тә гөлт ут ялтырый. Ф.Бурнаш

Гөлт итеп тора 1) Яп-якты, бөтен утлары янып торган. Өйләр гөлт итеп тора, Ильич уты астында нигә утырмаска – гомерләре буена көттеләр... Ә.Гаффар; 2) Бик матур, бик чиста, һәр яктан килешкән, ялтырап торган (гадәттә өй). Карчыгы Банат эшнең нидә икәнен иреннән алда сизенгән, күрәсең, каушый төшеп, болай да гөлт итеп торган өстәл өстен сөртеп алды--- Җ.Рәхимов. Гөлт иткән к. гөлт итеп тора



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә