ГӨЛҖИМЕШ и. Розачалар семьялыгыннан, ал яки ак чәчәкле, С витаминына бай җимеш бирә торган чәнечкеле куак үсемлек. Яр кырыендагы тар гына сукмак, бормаланып, куе таллыклар арасыннан, гөлҗимеш, карлыган, зелпе куаклары яныннан уза. Ә.Еники. Гөлҗимешем тармак кына, Тармаклары кармак кына; Чәчәкләрен өзми беркем, Китәләр гел карап кына. Ф.Яруллин. Әй гөлҗимеш, син нихәтле генә гүзәл, нихәтле генә хуш исле булма, мин барыбер сиңа кунмам, баштан-аяк чәнечкеле бул. Н.Исәнбәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә