ГӨЛДЕР-ГӨЛДЕР иярт. 1) Күк күкрәгән яки шуңа охшаш көчле яңгыравык дөмбердәү тавышларын белдерә. Гөлдер-гөлдер килгән болытларны Төн кочагы ерак яшергән. Г.Сәгыйров. Буровой көнне-төнне белми, гөлдер-гөлдер, дөбер-шатыр килеп эшли, ә әрсез борау каты тау токымын кимерә, җимерә башлады. Ә.Салах 2) Күгәрчен гөрләвен белдерә. Тәрәзә төбендә күгәрченнәр: «Гөлдер-гөлдер». Гомер бердер. К.Латыйп. --- аркасына янтая төшеп, авызын зур итеп ачкан килеш, түбә астында гөлдер-гөлдер килгән күгәрченнәрне күзәтә башлады. Р.Мөхәммәдиев 3) Бик ягымлы, тату, дусларча сөйләшүне белдерә. Мин гөлдер-гөлдер сөйләшкән тавыштан айный алмыйча (йокыдан айный алмыйча дип әйтүем) ятам. М.Мәһдиев. Сүз китә гөлдер-гөлдер, Күз итә мөлдер-мөлдер. Бүрек баштан ташлана, Тормыш кабат башлана. Ф.Яруллин |