ГӨЛДЕРӘ’Ү ф. 1. 1) Күк күкрәү. Туктый яңгыр, тагы бер якта яшен яшьнәп китә, Гөлдери күк, селкенә җир, өй авар хәлгә җитә. С.Сүнчәләй. --- еракта-еракта, гөлдерәп, күк күкрәгән авазлар ишетелә башлады, салкынча дымлы яңгыр җиле исеп куйды. Т.Мөбарәков

2) Күк күкрәвен хәтерләткән көчле яңгыравык тавыш чыгарып шартлау, бәрелү, дөмбердәү һ.б.ш.

3) Чылтыр-чылтыр агу, су шаулау. Гөрлиләр моңлы күгәрченнәр. Ташулар гөлдери, Язга сөйнеп, мәгъсумә кызлар урамнарда йөри. С.Сүнчәләй. Әнә салмак кына гөлдерәп, инеш ага. Г.Сабитов

4) Күгәрчен гөрләү. Артта, каядыр зәңгәр урманнар эчендә, урман күгәрчене гөлдери. Ф.Шәфигуллин

5) Күркәнең үзенчәлекле тавыш чыгаруы, гөлдердәү. Дуңгыз булып мыркылдыйм, Тавык булып кыткылдыйм, Күркә булып гөлдерим, Елатмыйм, дим, көлдерим. Ш.Галиев

6) күч. Бик ягымлы, матур итеп сөйләшү. Кара мыеклы, якын туганын көтмәгәндә очраткан сыман, гөлдерәп сөйләшергә кереште. Г.Галиев

7) күч. Бик яңгыравык, көчле тавыш белән сөйләшү, көлү. Шунда берсе күк күкрәгәндәй гөлдерәп көлеп җибәрде. М.Мәһдиев. Яратам мин аның гөлдерәп көлүен. Шул көлү минем картаеп туза барган нервыларымны тынычландыра, минем кәефемне күтәреп җибәрә. Г.Ахунов

2. и. мәгъ. Күк күкрәве яки шуңа охшаш яңгыравык калын көчле тавыш. Әнә шул ерактагы гөлдерәү аны тагын балачак истәлекләренә алып китте. Г.Ахунов

3. гөлдерәп рәв. мәгъ. Бик әйбәт, бик тату, матур итеп (яшәү, тормыш итү, килеп керү)

Гөлдерәп алу Бераз гына, кыска гына гөлдерәү. Ah, нәрсә бу кышлар күкрәгендә Күкләр алды сыман гөлдерәп... Кайнар тының өргән тәрәзәңнән Яшьле күзең чакыра, мөлдерәп. Р.Шиһапов

Гөлдерәп китү Кинәт көчле гөлдерәгән тавыш ишетелү, яңгыратып җибәрү. Күкләр бермәл китәр гөлдерәп... Тизрәк, тизрәк! зәңгәр ояңда Кәрәзләрең көтә мөлдерәп. Г.Сәлим

Гөлдерәп кую Бер мәртәбә гөлдерәү

Гөлдерәп тору 1) Бертуктаусыз гөлдерәү. Җир асты басымыннан, скважина авызына куелган «ёлка» – арматуралар яман гөлдерәп, калтырап-дерелдәп торалар иде. М.Хәсәнов. Хуш исле үлән чәе барысын бергә җыйган табында рус, украин, татар сүзләре бергә кушылып, гөлдерәп торды. М.Галиев

2) Шау-гөр килеп тору, тавышлы, шау-шулы булу

3) Яңгыравык, көчле булу. – Кунак бар икән. Исәнмесез! – диде ул, гөлдерәп торган тавыш белән. Р.Сибат. – Әтил улым түгелме соң бу? – диде ул, гөлдерәп торган күкрәк тавышы белән. Ф.Бәйрәмова

Гөлдери башлау Гөлдерәү тавышы барлыкка килү. Көлтәчеләр арбаларны төяп бетергән чакта, күк гөлдери, күкри башлады. А.Таһиров

Гөлдери бирү Гөлдерәвен дәвам итү, һаман да гөлдерәү

Гөлдери төшү Бераз гөлдерәү; тагын да ныграк гөлдерәү. Шофёр --- бераз гөлдери төшеп сөйли иде. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә