ГӨЛБАДРАН и. бот. Оешма чәчәклеләр семьялыгыннан, яфраклары абагага охшаган, сары чәчәкләре зонт хасил иткән үлән үсемлек, дару үләне; русчасы: пижма. Ызаннарда күк чәчәк зәңгәрләнә. Кырлыган, сары мәтрүшкә, гөлбадран җитешкән. Г.Ахунов. Шәрыкка хас әчкелтем-төчкелтем исләр: борыч, канәфер, ваниль, гөлбадран, чери башлаган җимеш һәм ашка сала торган үлән исе. М.Юныс. Имбирьны һәм дарчинны алмаштыручы үсемлек итеп, оешма чәчәклеләр семьялыгыннан булган гөлбадранны файдаланалар. Робинзон эзләреннән



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә