ГӨЛӘП и. фар. 1) к. гөлҗимеш. Без бер җирдә, гөләп чытырманлыгы арасында, күп кенә кара бөрлегән таптык. Г.Рәхим. Кемнәр сине гөләп белән Каймалап алган, урман?.. Р.Гәрәй. Чәчәк аткандай кырларда Ландышлар, гөләпләр, Терелде инде безнең дә Өметләр, теләкләр! Х.Туфан 2) иск. Гөлчәчәк, роза. Талгын гына искән җилләр Гөлләр исен китерде. – Гөләпләрдән күбәләккә сәлам! – дигән шикелле. Х.Туфан |