ГӨЛ и. 1) Өйдә яки бакчада матурлык өчен үстерелә торган үсемлек. Тәрәзә төбендә гөл чүлмәкләре тирәли чүпләм башлы ап-ак сөлге өстендә суган кабыгы суында манылган күкәйләр тәгәрәшеп ята... А.Гыйләҗев. Сине генә хәтерләтә Бакчадагы гөлләрем. Л.Лерон. Гөлбакчаны кем үстерсә карап, Шулар күбрәк исни гөл исен. Ф.Гыйззәтуллина

2) иск. Гомумән, чәчәк ата торган үлән яки куак үсемлек. Бизәнде тау, бизәнде кыр, гөлләр үсте. Дәрдемәнд. Карасу буендагы гөлләрне рәсем дәфтәрендә күреп, әтиең хәйран калды. Ә.Галиев. Бу тоз чүлендә үсмәде гөлләр, шытканнары да саргайды, кипте... Г.Сәгыйров

3) Үсемлекләрнең чәчәк өлеше. Мин ялгызым гел искәреп йөрим, Гөлләр ачылганда тугайда, Парлы чакта без төзегән оя Исән әле анда шулай да... Ф.Гыйззәтуллина. Чит тарафта күк тә нурлы, чәчәк тә гөл генә ---. С.Сүнчәләй. Ул [Гелиогабал] үзе яшәгән бүлмәләрне, ашханәләрне һәм хәтта өйалларын роза гөлләре белән түшәргә куша, шулар өстеннән йөрергә ярата. Кызыклар дөньясында

4) Роза. Талгын гына искән җилләр Гөлләр исен китерде. – Гөләпләрдән күбәләккә сәлам! – дигән шикелле. Х.Туфан

5) күч. Гомумкешелек кыйммәтләре, мөһим нәрсәләр. Ашлыйбыз еллар буе рух гөлләрен... Шунда бер тәнкыйтьче мәллә Кигәвен?! Р.Гаташ

6) гөлем, гөлкәем Иркәләп, яратып эндәшү сүзе. Тыңла әле, гөлем, мин сиңа үткән атнада да әйткән идем. Ю.Әминов

Гөл кебек Бик матур, һәр яктан да килгән. Әлегә икесе дә сау-сәламәтләр, гомерләре дә гөл кебек. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә