ГӨЖЛӘ’Ү ф. 1. 1) Күпсанлы бөҗәкләр бызлап, гөжелдәп тору. Мичкә тирәсендә бал кортлары гөжли, товар өемнәре өстенә брезент каплаганнар. М.Юныс

2) Гөж килү, шаулашу, шау-гөр килү. Ирек шунда гына бу халыкның ни өчен гөжләгәнен, дулкынланганын аңлады. Ф.Садриев

3) Эшләп торган төрле механизмнар тигез тавыш белән гүләү, улау. --- аппарат эчендә нәрсәдер гөжли, гүли, җан ачысы белән сызгыра. Ф.Баттал

4) Көчле янган ут дөрләү, көчле аккан яки кайнаган су яки һава агымы шаулау. --- туктаусыз гөжләгән бу сөт агымы бөтен йортка ямь бирә һәм, бу тавыш яңгырамаса, бу йорт, бу ишегалды бик җансыз, бик күңелсез, бик коры һәм бөтенләй буш булыр иде. Г.Галиев. Гөжләп торган самавырны өстәлгә китереп утырттым. Х.Вәлиәхмәтов

5) күч. Шаулау, әйләнү, авырту (баш турында). Ыгы-зыгы. Башым гөжли. Нишлим? Зәңгәр киңлек сорый фикерләрем. Л.Лерон

2. и. мәгъ. Гөж иткән тавыш. --- тагын умарталарны тыңлап карадык. Гөжләү әкренәймәгән иде. Ф.Яруллин. Күчнең гөжләве көчәйгәннән-көчәя бара, кортлар, иреккә чыга алмаган ачудан, яндырып-яндырып тешлиләр, чыгарга юл эзлиләр сыман. Р.Вәлиев

Гөжләп алу Бераз гына, кыска вакыт гөжләп, шуннан туктау. --- эссе көн кичкә авышкан бервакытта Җир йөзендәге бөҗәкләр гөжләп ала, күбәләкләр куыша, чикерткәләр сикерешеп уйный. М.Мәһдиев. – Башкорт көен без бик яратабыз, – диешеп, табын гөжләп алды. Х.Сарьян

Гөжләп тору 1) Бертуктаусыз шаулау, гөж килү. Аннары инде, бу тамчы тавышлары көчәйгәннән-көчәя барып, тоташтан сөт ага башлады, һәм туктаусыз гөжләп торган сөт тавышы өстенлек алды. Г.Галиев. Станция эче гөжләп тора, салкынча, су, юеш, агач, механизмнар исе белән тулы... Ә.Гаффар. Алты җан, арадан икесе – шук малай, иртәдән кичкә кадәр бакча гөжләп тора, турникта атыналар, шаулап, балыкка баралар, гөрләп кайтып керәләр. А.Гыйләҗев

2) Гел хәрәкәттә булу; хәрәкәттәге кешеләр белән тулып тору. Чыннан да, безнең гостиницада ике йөзләп артистка кыз гына бар, кичләрен гостиница алды гөжләп тора, төн йокламыйча бәйрәм итәләр. М.Мәһдиев. Барак яны Сабантуе кебек гөжләп тора. Халык автобусны сырып алган. Ә.Галиев. Бу вакытта Чаллының кырмыска күчедәй гөжләп торган чагы була. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә