ГӨЖЕЛДӘ’Ү ф. 1. 1) Гөжләү, гөжләгән тавыш чыгару, бызлау (бөҗәкләр турында). Һәр тарафта бал кортлары оча, төклетура гөжелди, ул исемен белмәгән әллә никадәрле алтын сары, чуар бөҗәкләр үрмәлиләр... А.Гыйләҗев

2) Шаулашу, берьюлы күп кеше сөйләшеп, тигез шау барлыкка китерү. Бүлмә эче умартадай гөжелдәргә тотынды. М.Галәү

3) Гүләү, гөрелдәү (техника, механизм һ.б.ш. турында). Стартер гөжелди башлады, калын тонык тавыш белән двигатель эшләргә тотынды. Г.Кашапов

2. и. мәгъ. Шау-шу, тавыш. Солдатлар, кылычларын шәрәләндереп, ишекнең ике ягына тезелеп бастылар. Залдагы гөжелдәү берьюлы тынды. М.Галәү. Колхозчылар, гөжелдәүдән тынып, Сабир Салихович ни әйтер дип көтә башладылар. Г.Кашапов

Гөжелдәп алу Аз гына гөжелдәү

Гөжелдәп кую Кыска гына гөжелдәгән тавыш чыгару

Гөжелдәп тору Бертуктаусыз гөжелдәү. Кайдадыр еракта дөнья гөжелдәп тора иде. Ф.Яхин

Гөжелди башлау Гөжелдәргә тотыну

Гөжелди төшү Тагы да көчлерәк гөжелдәү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә