ГӨ’Ж КИЛҮ ф. 1) Гөжләү, бертуктаусыз тигез гүләп торган, бызылдаган һ.б.ш. тавыш чыгару. Умарта кортлары гөж килә. Бал булыр. Бал – колхозның табышы. Г.Ахунов

2) Шау-шу килү, гөрләү, тавыш күп булу. Халык гөж килде, директорны таләп итте. Җир йоткан диярсең, директоры да күренми бит. М.Насыйбуллин. Эш-көшләр беткәч, алар: «Ягез әле, балалар, урын әзерләгез!» дип әйтүгә, «кечкенә өй» бермәлгә гөж килеп ала. З.Рәсулева. Теге якта яшьләр гөж киләләр. Ник кенә берсе Хәкимулланы искә алсын. М.Мәһдиев

3) Хәрәкәттә булу, кайнап тору; кеше бик күп булу. Кышкы сессия бара. Баскычлар тулы тышланган дәфтәр, китап, брошюралар, коридор гөж килә. М.Мәһдиев. Гөж килеп, кырлар, басулар тормыш җырын җырлыйлар. Г.Сәгыйров. Тирә-юнь нәкъ тузгытылган умарта күче кебек гөж килеп тора. М.Хөсәенов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә