ГӨБЕРЛЕ’ БАКА и. Бакчаларда, каралты-кура тирәсендә яши, бөҗәкләр белән туклана, бакадан коры тиресе һәм кыскарак арт аяклары белән аерылып торган койрыксыз җир-су хайваны; баз бакасы, җир бакасы, сасы бака; русчасы: жаба. Яһүд ире дәшмәде, эсседән таш астына качкан гөберле бака сыман, җәймә җәеп, кызыл «Волга»сы астына кереп ятты. Ә.Гаффар. Гөберле бакалар һәм эт балыклар мыркылдыйлар. Кызыклы ихтиология. Утрауда Көньяк Америкадан китерелгән, озынлыгы 20 сантиметрга җиткән әкәмәт пәһлеван гөберле бакалар пәйда була. Кызыклар дөньясында



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә