ГӨБЕРДӘ’Ү ф. Берәр сыекча кайнаганда, гөжләп акканда, һава аралаш торбадан килгәндә шуңа охшаш тавыш чыгару, гөбер-гөбер итү. Өч көн дигәндә Шәмсеҗиһан апаны тагын бура кебек сыер мөгрәп каршылый, ак чиләккә тагын, гөбердәп, сөт ага иде. Г.Нәбиуллин

Гөбердәп алу Аз гына вакыт гөбердәү

Гөбердәп кую Бер тапкыр гөбердәгән тавыш чыгару

Гөбердәп тору Гөбер-гөбер кайнап тору, бертуктаусыз гөбердәү

Гөберди башлау Гөбердәргә тотыну

Гөберди бирү Һаман да гөбердәү, гөбердәвен дәвам итү

Гөберди төшү Тагы да бераз гөбердәү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә