ГӨБЕРДӘТҮ ф. 1) Гөбер-гөбер иткән тавыш чыгару. Сыерларын сатканнар иде: савар кешеләре юк; хәзер сыер алдылар, гөбердәтеп сава, күз тимәсен! А.Гыйләҗев

2) диал. Кабарту, күпертү, күбекләндерү, мамыкландыру

Гөбердәтә башлау Гөбердәтергә тотыну

Гөбердәтә бирү Бернигә карамый гөбердәтүен дәвам итү, һаман да гөбердәтү

Гөбердәтә төшү Тагы да бераз гөбердәтү

Гөбердәтеп алу Җиңелчә генә, бераз вакыт гөбердәтү

Гөбердәтеп кую Гөбердәгән хәлгә китереп калдыру

Гөбердәтеп тору Бертуктаусыз гөбер-гөбер иткән тавыш чыгару



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә