ГӨБЕ и. Каймакны майга атлау өчен кулланыла торган тар тирән агач савыт, кечкенә кисмәк. Казан вә әтрафында, хәтта Башкортстанда XVIII гасырда татарлар төрле нәрсәләр ясап (арба, кисмәк, чиләк, балта сабы, гөбе күк нәрсәләр), кустарьлык һөнәре белән дә шөгыльләнәләр. Г.Гобәйдуллин. Әйрәннән бушаган гөбегә сап-салкын чишмә суы тутыра, гөбене су белән чайкатып, сап-сары, хуш исле майны учлап-учлап алып, йомарламнарга тәгәрәтә. А.Гыйләҗев. Аның эшенә мин сүз эзләп торам. Гөбедә май урынына су язган шикелле. Ә.Гаффар

Гөбедән чыккан кебек Калын, көчле (тавыш). Солтан абый малайның үзсүзлелеген, сәләтен күреп, мыек астыннан гына елмая-елмая, гөбедән чыккан кебек калын тавыш белән ашыкмый гына сөйли бирә. Р.Хафизова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә