ГӨБӘДИЯ и. Гадәттә, чәй янына бирелә торган, эчлеге дөге, корт, җимеш, пешкән йомыркага май, шикәр кушып, әче камырдан пешерелгән бәлеш, татарларның милли ризыгы. Чәй кирәкми, тамагым тук, әнкәй яныннан әлерәк кенә гөбәдия ашап чыктым. Гөбәдиясе!.. А.Гыйләҗев. Бәйрәмнән калган гөбәдия, чәкчәк янына күчтәнәч тары ярмасы оныннан коймак та пешергән. С.Сөләйманова. Район башлыгының мәйдан буйлап йөреп, һәрберсе белән ике куллап исәнләшеп чыгуы, хәл-әхвәл сорашуы, болай да мул табынга бәлеш, гөбәдия, чәкчәк, өстәвенә мәтрүшкәле чәй дә китерүләре күңелләрен нечкәртте... Сөембикә

Гөбәдиягә арка кую Аштан олы булу, ризыктан йөз чөерү. --- табынга килгән бу нигъмәттән, билгеле, Тукай да торып кала алмый. Халыкта «гөбәдиягә арка кую» дигән сүз дә бар бит әле. Н.Исәнбәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә