ГОШЕР и. гар. 1) Мөселманнардан ярлылар файдасына алына торган салым. Алар гыйлемсез, һөнәрсез, барысы да ярлы булса, зәкятны ничек бирсен? Гошерне кайдан алып бирсен? Ф.Кәрими. Хан ялчыларының зур катламы казнага акча кертүне кайгыртып торган: ясак, гошер (пошлина) җыючылар, тамгачылар (таможнячылар), үлчәүчеләр, бахшилар (язу-сызу эшен башкаручылар) һ.б. Р.Мостафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә