ГОТЛАР и. күпл. нем. 1) тар. Борынгы герман кабиләләре группасы. Һуннар элегрәк Төньяк Кара диңгез буена күчеп утырган готларның кабилә берлекләрен җимерә һәм аларны Балкан ярымутравына күчәргә мәҗбүр итә. Урта гасырлар тарихы. Безнең эраның 262 елында илгә бәреп кергән готлар аны [Артемида храмын] яндырганнар. Кызыклар дөньясында 2) неол. «Теге дөнья», караңгы көчләр, гомумән, мистика белән кызыксынган яшьләр арасында популярлашкан «готика» юнәлеше тарафдарлары |