ГО’ТИКА и. фр. 1) Франциядә XII гасырда барлыкка килгән һәм соңрак Көнбатыш Европада таралган, башлыча архитектурага караган сәнгать стиле. Мәскәүдә яисә безнең Казанда художник яки архитектор готика әсәрләренә музей нәрсәсенә караган кебек карасалар, Ригадан башлап инде готика әсәрләре һәм готика стиле (дөресрәге калдыгы) куера башлый. Г.Гобәй. Безнең каршыда XIII гасырда маврлар тарафыннан салынган готика стилендәге карачкыл замок тора иде – пляжга арт белән борылдык та шул замокны фотога төшерергә тотындык. М.Мәһдиев. Венеция готикасы ысулында төзелгән бер сарай янына җиткәч, чемоданымны тротуарга утыртып, сокланып карап тора башладым. М.Юныс 2) неол. Мистицизм, фатализм белән сугарылган, «теге дөнья», караңгы көчләр һ.б.ш. белән кызыксынган, хәзерге яшьләр арасында популяр, формаль булмаган юнәлеш |