ГО’СПИТАЛЬ и. лат. 1) Хәрбиләрне дәвалау белән шөгыльләнә торган хастаханә. Гимнастёркасын салдырып госпиталь халатын киерткәндә, военврач аның күкрәк кесәсеннән телеграмма бланкысын алып укый. М.Мәһдиев. Шофёр авария вакытында җәрәхәтләр алган, госпитальгә озаттык. Ф.Яруллин. Госпитальгә тагы бик күп авыр яралыларны китерделәр. Х.Камалов

2) Гомумән дәвалау учреждениесе, хастаханә. Бөтен яр буендагы иң зур бина булган бу йортта госпиталь урнашкан. --- Госпитальгә йокы авырулы кешеләр дә килгәли. А.Муранов. Чечняда сугыш башлануга, машиналар, самолётлар белән күпме илләрдән килеп җиттеләр, ә французлар госпиталь ачып җибәрделәр хәтта. М.Маликова. Архитекторлар яңа типтагы биналар — палаццолар төзиләр. Бу биналар алгы якларыннан кырыс булып күренгәннәр һәм замокларны, шәһәр читендәге виллаларны, университетларны, госпитальләрне, базарларны хәтерләткәннәр. Урта гасырлар тарихы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә