ГОСМАНЛЫ и. 1. 1) Госман тарафыннан нигез салынган империядә, элекке Төркиядә яшәүче кеше. Безгә кардәш булган халыкларны төрле исемнәр белән: сарт, кыргыз, казак, үзбәк, госманлы, азәрбайҗанлы, төрекмән дип атыйлар. Г.Гобәйдуллин. Бу ике халык бер кавышып, укмашып вә оешып җитсә, каршы торыйм димә, чөнки ул халык – госманлылар белән канкардәш. М.Хәбибуллин 2) Иске төрек теле. Дөрес, мин төрекчә госманлыны бер дә белми идем, дип яза әни, хәлбуки Бубида күп фәннәр шул телдә укыла. А.Расих 2. с. мәгъ. Иске төрек теленә, әдәбиятына, Госманлы империясенә караган. --- Урта Азиядә сәлҗүк вә соңра госманлы төрекләре дәүләтләре ясалды. Г.Гобәйдуллин. Гаяз әфәнде, хәзерге татар әдәбияты илә госманлы әдәбиятына мөкаясә нәзары илә карап, хәзерге русияле татар әдәбиятын вә, гомумән, Русия мөселманнарының тәрәкъкый вә тәмәдден юлын төрекләргә караганда күп җитди вә төплерәк таба. С.Рахманколый |