ГОСЕЛ и. гар. Коену, юыну, чистарыну гамәле. Әгәр ул чишмәнең суындан эчеп, чишмәнең балчыгы илә бөтен әгъзасыны буяп, соңра чишмәнең суы берлән госел кылсалар, --- шул мәгарәнең капусы бу адәмгә ачылыр. Ф.Халиди. Син, якташкаем, госел коенып, тәһарәт яңарттым да эш бетте, фәрештәгә әйләндем,--- дип фикер йөртәмсең? Б.Камалов. Пәйгамбәребез госел коенды, чәчләрен тарады, мәчеткә кереп, дүрт рәкәгать өйлә намазын укыды һәм Зөл-Хәлифәгә юнәлде. Ф.Яхин |