ГОРЧИ’ЦА и. рус 1) Әвернәчәчәклеләр семьялыгыннан сары чәчәкле, орлыгы медицинада һәм азык сәнәгатенда файдаланыла торган үлән үсемлек. Азыкка яраклы һәм техник максатларда майлар алу өчен, соя, җитен, майлы рапс, горчица, кастор үләне кебек үсемлекләр үстерелә. Биология. Умарта кортлары ак һәм ал клевер, донник-буркун, карабодай, сурепка, горчица, кура җиләге һәм арчан чәчәкләренә, һичбер өйрәтүләрдән башка ук, бик теләп киләләр. Умарта кортлары. Тышкы күренешләре буенча кәбестә орлыклары кәбестәгә семьядаш булган рапс, горчица һәм гәрәнкә орлыкларына охшыйлар. Яшелчәчелек

2) Шул үсемлекнең орлыгын төеп ясалган порошок һәм шул порошоктан әзерләнгән аш тәмләткеч. Хәзер инде җылы су сал ак тазга. Аңа өстә берәр кашык горчица, Аягымны тыгып утырыйм беразга. Ф.Яруллин. Кок аңа, казаннан алып, зур ит калҗасы тоттырды: – Томат пастасы, горчица сөртеп аша ---. М.Мәһдиев. Горчица, тоз, борыч һәм шикәрне майда изеп, серкә өстәп сыекларга. Йорт эшләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә