ГОРУРЛЫК и. 1) Үзеңне хөрмәт итү, үз дәрәҗәңне тою, үз кадереңне белү үзлеге. Әллә минем бер дә горурлыгым, мин-минлегем юкмы? Х.Камалов. Кайчан, нинди җилләр сындырды соң Горурлыгың синең, татарым?.. Л.Лерон. Морякларның үз горурлыгы шул, пехотага өстәнрәк карыйлар. И.Низамов 2) Хаклы рәвештә мактану, канәгатьлек тою. Бу сорау үзеннән-үзе горурлык та, сагаю һәм каушау да тудыра иде. Н.Фәттах 3) Тәкәбберлек, һавалылык, эреләнү, масаю. --- сүз кушарга җае килгәне юк әле. Соңгы курс студенты булу горурлыгым комачаулык итә булса кирәк. Җ.Фәйзи. Ләкин барыбер аның битараф горурлыгына җитү өчен, миңа күп кирәк әле. Р.Вәлиев. Гадәти һавалы горурлыгының эзе дә юк. Казан утлары 4) Мактаныч; канәгатьлек, куаныч хисе бирә торган нәрсә. Яшәү – бәхет: илең – синең өчен, син ил өчен булсаң горурлык. Р.Фәйзуллин. Әйе, күл – әлбәттә, Казанның горурлыгы, тарихи бизәге... Р.Мостафин. --- сез – татар халкының горурлыгы булу дәрәҗәсенә күтәрелгән бөек шәхес. С.Поварисов |