ГОРУР с. гар. 1. 1) Үз дәрәҗәсен белгән, үзенә ышаныч тоя торган, үз кадерен белгән. Син тугансың горур рухлы җаннан, игелекле булган нәселең. Г.Сәгыйров. --- горур Исмәгыйль нәрсәне булса да сирәк үтенә, ә аның сүзе һәм абруе кире каккысыз иде... Р.Мирхәйдәров 2) Дәрәҗәле, мактанырлык, куанырлык 3) Горурлык белдергән, мәһабәт, мәгърур кыяфәтле. Авиация формасында бик горур кыяфәт белән чыккан фотомны күргәч, кызлар мине бик гайәр егет дип күз алдына китергәндер, күрәсең. Ф.Яруллин 4) Мәгърур, баш имәс. Муллалык указыннан мәхрүм ителү дә галимнең горур характерын сындыра алмый. Кызыл таң 5) Һавалы, тәкәббер, масаючан, эреләнүчән 2. рәв. мәгъ. 1) Кыю рәвештә, үз дәрәҗәсен белеп, үзенә ышанып. Кытай тарихчыларының сүзләренә караганда, кулга төшкән Бачман үзен бик горур тота. М.Госман 2) Тәкәббер кыяфәт белән, бик эреләнеп, масаеп. --- һәммәсе дә абруйлы дәрәҗәлеләр, затлы киенгәннәр, үзләрен бик горур һәм тәкәллефле тоталар... Р.Мирхәйдәров 3. и. мәгъ. 1) к. горурлык (1 мәгъ.). Әгәр синдә оят һәм горур булса иде, безгә каршы сугышыр идең, әгәр безнең белән чын ихластан дус буласың килсә, безнең йортыбыз Әстерхан һәм Казанны бир... Г.Гобәйдуллин 2) Канәгатьлек, куаныч хисе уята торган нәрсә, мактаныч 3) Башкалардан үзен өстен кую, тәкәбберлек 4) Горурлыгы булган кеше. Тормыш юлы туры гына түгел, Адым саен үр йә борылыш. Үрә катып йөргән горурларны Тиз сындырып ташлый бу тормыш. Ф.Яруллин |