ГОРОСКОП и. гр. 1) Астрологиядә: билгеле вакытта планета һәм йолдызларның үзара урнашуын күрсәткән һәм берәр кешенең язмышын яки вакыйганың нәтиҗәсен күрәзәләү өчен файдаланыла торган таблица; йолдызнамә 2) Билгеле йолдызлык астында туган кешеләрнең киләчәгенә (киләсе ел, көн һ.б.ш.) карата астролог фаразы. Хәзер, егерменче йөз тәмамланып килгәндә, --- һәртөрле күрәзәчеләр, экстрасенслар, шарлатаннар, гороскоплар белән мавыга башлады халык. Р.Мирхәйдәров |