ГОРОДОВОЙ и. рус тар. 1917 елга кадәр Россиядә шәһәр полициясенең түбән чинлы хезмәткәре. Городовой, урядниктан башлап тәмам министрга кадәр барлык түрәләрнең, бөтен чиновникларның кылган эшләрен, күрсәткән һөнәрләрен тикшерделәр. Ш. Мөхәммәдев. --- урядник та, кулына портфелен кыстырып, артына городовойны ияртеп, протокол язар өчен, тау башыннан төшеп килә. Ш.Усманов. Ә бит шәһәрдәге эшләр, Чынлап та, хәттин ашкан: Бәласеннән башаяк, дип, Городовой чыгып качкан. Ф.Яруллин |