ГОРИЗОНТАЛЬ с. 1. Горизонтка параллель урнашкан, ятма; киресе: вертикаль. Ул өч кадрда гына күренсә дә, горизонталь юнәлештә 15 узел тизлек белән хәрәкәт итә. А.Муранов. Чаңгычы таудан 40 м араны 10 секундта узган, аннан соң горизонталь юлдан 20 м шуып баргач туктаган. Физикадан мәсьәләләр җыентыгы. Чыннан да, туптан горизонталь юнәлештә атып җибәрелгән снаряд иртәме-соңмы барыбер җиргә төшә, ни өчен? Кызыклы физика 2. и. мәгъ. 1) Горизонт яссылыгына параллель туры сызык 2) геод. Җирнең рельефын күрсәтү өчен үткәрелә һәм бер биеклектә урнашкан нокталарны тоташтыра торган кәкре сызык 3. рәв. мәгъ. Горизонт белән параллель рәвештә. Пеликан-киңавыз балыгы да зуравызга охшаган, ләкин аның авызы балыкларныкы шикелле горизонталь урнашкан. Кызыклы ихтиология |