ГОРИЗОНТ и. гр. 1) Күк гөмбәзенең җир өслеге белән тоташкан булып күренгән сызыгы. Эскертләрнең теге ягында, горизонтта, таш юл сузылган, ул юлдан анда-санда йөк машиналары уза... М.Мәһдиев. Март кояшы инде горизонтка төшеп бара, инде хатын-кыз ачлыктан бөгелеп төште, ике тапкыр тәнәфес ясалды, ирләр тәмәке төтененә батып алды. М.Мәһдиев. Ташны горизонта α0 почмак белән авыштырып, v0 тизлеге белән ыргыталар. Физикадан мәсьәләләр җыентыгы 2) махс. Диңгездә, елгаларда, күлләрдә һәм сусаклагычларда суның биеклеге. Әмма монда ләм тыгылган сулы горизонтларны терелтү мөмкин булып чыкмады. Р.Мостафин. Күлдә су горизонты гасырлар буена ничек үзгәргән соң? А.Муранов 3) геол. Бер үк төрле казылма организмнарны үз эченә алган тау токымнары комплексы, горизонталь катлау. Җир-туфрак, балчык катламнарын узып, күмергә кагылсаң, бу беренче горизонтның төбе була. Ә.Галиев 4) күч. Белем дәрәҗәсе, фикерләү, күзаллау киңлеге 5) күч. Мөмкинлекләр, эш итү өчен иркенлек |