ГОРЕФ-ГАДӘТ җый. и. гар. Халыкның, аерым төркемнең яки социаль катламның тарихи үсеше нәтиҗәсендә тупланган традицияләре, йолалары. Авылда беренче тапкыр борынгы гореф-гадәт бозылды: капка төбендә басып каласы урынга, бер төркем хатын-кыз, яшьрәкләр, башларын түбән иеп, минем белән бергә җеназа артыннан атладылар. Э.Касыймов. Элеккечә булса, бер оя булып, гореф-гадәтләрне саклап, телгә тугры калып яшиселәр иде дә, дөнья бозылды, авыллар таралды, халыклар чегәнгә әйләнде. А.Гыйләҗев. Әйе, милләтне милләт итеп саклап калучы – тел, моң, гореф-гадәтләр, аш-су. Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә