ГОНСЫР и. гар. иск. 1) Катлаулы нәрсәнең аерым бер состав өлеше; элемент. К. Насыйри үзенең терминологик эшкәртмәсендә «элемент» терминының өч эквивалентын тәкъдим итә: асыл, матдә, гонсыр. Фән һәм тел

2) Яралыш, табигать

3) Токым. --- Сәетгалиев – Борһан Мансуровлар агымының бу ачлыкны татар гонсыры башына китерүдә бик зур рольләре бар ---. Ф.Әмирхан. Аларның хөкүмәт сөрүче сыйныфлары да, гаскәри вә тормышлары да вә икътисади яклары талауга, ганимәт малга терәгән бер гонсырдан булган. Г.Гобәйдуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә