ГОНДО’ЛА и. ит. 1) Венециядә борыны һәм койрыгы күтәрелеп торган, пассажирлар өчен ышык урыны булган, бер ишкәкле озын сай көймә. Кабан күлендә тәгәрмәчле пароход, венеция гондолаларына охшаш көймәләр йөзәчәк, яр буйлап атлы трамвай (конка) йөриячәк. Р.Мостафин. Борыннарын ярга төртеп, су өстендә гондолалар чайкала. М.Юныс

2) Аэростат, дирижабль, һава шарына эленә торган, экипаж утыру, механизмнар кую һ.б.ш. өчен махсус кәрҗин. Һава шары атмосферада гондоланы югары күтәреп менгән кебек, һава куыкчыгы да үзенә асылынган кисәкчекне өскә калкытып чыгара. Кызыклы физика

3) махс. Үзбушаткыч вагон төре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә