ГОМУМИЛӘШТЕРҮ ф. 1) Берләштерү, уртак итү

2) Аерым предмет, күренеш, фактларны һ.б.ш. анализлап, шул нигездә гомуми нәтиҗә ясау. Эшли белү генә бик аз, уйлый белергә, гомумиләштерә, перспективаны күрә белергә кирәк бу заманда. Р.Вәлиев

3) әд. Типиклаштыру, гомуми образ тудыру. Вакыйгаларга фәлсәфи гомумиләштерүләр ясап, китапны монументаль әсәр дәрәҗәсенә күтәрә алырмынмы? М.Хөсәенов. --- автор реаль тормышта үзе күргән форма һәм төсләрне гомумиләштереп бирергә, табигатьтә каршылыкларны тирәнрәк, ныграк ачарга омтыла ---. Казан утлары

Гомумиләштереп бетерү Бар булган нәрсәне гомуми итү, уртак итү, берләштерү

Гомумиләштереп кую Иң ахырда гомуми нәтиҗә чыгару



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә