ГОМУМИ с. гар. 1. 1) Бөтен кешегә, бөтен нәрсәгә караган; һәркем, һәрнәрсә өчен уртак. --- укучылар, укытучылар, кунаклар, гомуми күтәренкелек тойгысына бирелеп, кинәт шып булдылар ---. Н.Фәттах

2) Берлектә башкарыла торган, күмәк, бердәм

3) Объектның иң төп, асыл билгеләренә караган, аны, бербөтен буларак, киң итеп тасвирлаган

4) Барысын да берләштергән; берләштерелгән, барысын да кушкач килеп чыга торган, барлыгы, бөтенесе. Уку елы дәвамында каникулларның гомуми озынлыгы 30 көн тәшкил итә. Ватаным Татарстан

5) Бербөтен, тулы; бөтен, барлык. Драматургик сюжет төзелеше, образлар бирелеше, гомуми эчтәлеге ягыннан караганда, мин бу хезмәтне, нигездә, тәмам ителгән дип карыйм. М.Җәлил. Ә конкрет, көндәлек тормыштагы геройларның тормыш юлын, кылган яхшы эшләрен күзәтү – гомуми әдәбиятның бер генә – очерк жанрының гына күзәтү объекты була ала. Ф.Урманче

6) Уртача, чагыштырмача исәпләнгән

7) Зур масштабтагы, глобаль, тоталь

2. рәв. мәгъ. Киң итеп, төп үзенчәлекләрдән чыгып, гомумән



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә