ГОМЕРСЕЗ с. 1) Кыска гомерле, аз яшәп калган. --- зур үкенечкә, Таһир гомерсез булды, 12–13 яшенә җиткәндә ул үлеп тә китте. Ә.Еники 2) күч. Озакка бармый торган, тиз бетүчән, чыдамсыз, яшәүгә сәләтсез. --- ул җыр умырзая чәчәкләре кебек гомерсез булды. Җ.Фәйзи. Ясалма сәнгать тудыру мөмкин түгел, ясалма сәнгать гомерсез... М.Хәбибуллин. Китаплар да кешеләр кебек бит: Гомерле була йә гомерсез... Ә.Синугыл-Куганаклы |